news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле

Җиңүчеләрне кыйммәтле кесә телефоннары белән бүләкләгәннәр.

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советында элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның татар телендәге аншлагларында хаталарны ачыклау бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.

«Барлыгы ун җиңүче ачыкланды: Тәлгать Хөснетдинов, Ирек Хәйруллин, Хәбибрәхман Миңнуллин, Шамил Вафин, Морат Хәбибуллин, Ярослав Әхмәтов, Гөлназ Титова, Марина Пискарева, Ксения Григорова, Абдул Локманов. Барысына да кыйммәтле кесә телефоннары тапшырылды», — дип әйттеләр «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Кеше хокуклары буенча вәкилнең матбугат хезмәтендә.

Бәйгедә 27 муниципаль районнан 56 кеше катнашты дип язган идек.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Республикасында «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы рәисе Сәрия Сабурская, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Камил Нугаев катнашкан.

Татар телендә элмә такталар һәм күрсәткечләр язудагы хаталарны ачыклау буенча конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100