news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесенә йомгак ясаганнар

Ким Миңнуллин татарча элмә такталар язуга бердәм фәнни таләпләр эшләргә, текстларны квалификацияле тәрҗемә итү мәсьәләләрен чишәргә тәкъдим итте.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның татар телендәге аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча конкурска йомгаклар ясалды.

Комиссия утырышын ачканда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Татарстан халыклары телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән күп чаралар үткәрелә. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Марат Әхмәтов, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия планнарында татар телен саклау һәм үстерү буенча проблемалы мәсьәләләрне билгеләүгә юнәлтелгән проектлар бар, аларның күбесе гражданнар катнашында тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.

«Әлбәттә, татар телен тулы күләмдә куллануны тәэмин итү җентекле эш таләп итә. Әмма без моның белән максатчан шөгыльләнергә ниятлибез», — дип ассызыклады Марат Әхмәтов.  

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Тукайның «Туган тел» шигырен татарча укыды. «Күпме генә тел белмәсәк тә, туган тел бердәнбер булып кала. Һәм без барыбыз да ата-бабаларыбызның телен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Бәйгедә 27 муниципаль районнан 56 кеше катнашты. Аларның барысына да туган телгә мәхәббәт, аның чисталыгына һәм матурлыгына битараф булмаган өчен рәхмәт белдерәм. Конкурс соңгысы булырга тиеш түгел дип саныйм», — диде ул.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сүзләренчә, конкурс хаталарны бетерү һәм татар телен тормышның төрле өлкәләрендә файдаланучыларның белемен күтәрү белән кызыксынучы актив кешеләрне җәлеп иткән.

«Конкурсның иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе — муниципаль хакимият, республика структураларының тупас хаталарның сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү буенча бурычларын билгеләү», — дип билгеләп үтте галим һәм татарча элмә такталар язуга бердәм фәнни таләпләр эшләргә, текстларны квалификацияле тәрҗемә итү мәсьәләләрен чишәргә тәкъдим итте.

Конкурсны уздыру чорында «Халык контроле» категориясе буенча Татарстан Республикасының «Халык контроле» мәгълүмат системасында барлыгы 3 215 мөрәҗәгать бастырылган, 1 268 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән, 727 мөрәҗәгать эштә. Конкурс йомгаклары буенча 10 җиңүче билгеләнде, диелә хәбәрдә.

Татар телендә элмә такталар һәм күрсәткечләр язудагы хаталарны ачыклау буенча конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100