news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга җыеналар

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең яңа рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашия мәдәният министры белән шул хакта сөйләшкән.

Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга җыеналар
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе, мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү өчен, Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга телиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясенең яңа рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашия мәдәният министры Роза Лизакова белән очрашуда шул турыда әйткән.

«Хәйдәр Сафиуллин автономиянең элеккеге җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән „Гыйбатдинов укуларын“ уздыру планнары белән уртаклашты», диелә бу хәбәрдә.

Очрашу барышында министрлык һәм автономиянең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралган.

Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел 7 июльдә вафат булды.

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.

Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Мәдәният өлкәсендә эшли.

“Урмай моңы” татар яшьләре җыры фестивален ( 25 ел үткәрелеп килде), «ART-MADHIA» төбәкара фольклор фестивален (7 ел үткәрелде) оештыручы.

Чувашиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/07-07-2020/chuvashiya-tatarlary-avtonomiyase-it-kchese-f-rit-gyybatdinov-vafat-5754837

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100