news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайның туган көненә багышланган флешмоблар саны арта

Флешмобларда Габдулла Тукайның әдәби музее һәм Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашырга чакыра.

Тукайның туган көненә багышланган флешмоблар саны арта
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Интернетта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган флешмоблар саны арта бара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәткәре хәбәр итте.

«Габдулла Тукай әдәби музее бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап социаль челтәрләрдә „Өйдә Тукайны укыйм“ флешмобы игълан итә. Шартлары гади: Габдулла Тукай шигырьләрен укып видеога төшерергә һәм урнаштырырга, @muztukay сылтамасы белән элергә #Тукаймузееказан #Тукайайлыгы #ӨйдәТукайныукыйм хештегларын куярга онытмаска. Сезне әлеге флешмобта катнашырга чакырабыз», — диде музей директоры.

Гүзәл Төхвәтова флешмобны 26 апрельгә кадәр үтәчәген искәртеп узды. «Сәламәт булыйк, Габдулла Тукайның шигырьләрен күбрәк укыйк», — диде ул.

«15 апрель — Габдулла Тукайны искә алу көне. Бу көнне ел саен Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге активистлары бөек татар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын уздырды», — дип сөйләде автономия әгъзасы.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Мәскәүнең Татар автономиясе, шагыйрьне искә алу максатыннан, «Тукайны укыйм» флешмобын башлап җибәргән. «Габдулла Тукай әсәрләрен #Тукайныукыйм #читаюТукая хештеглары белән урнаштырыгыз. Акция шагыйрьнең туган көне, ягъни 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — диде матбугат хезмәткәре.

  • Искәртеп үтик, күптән түгел Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәргән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100