news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Айтуганова: «Исәнмесез?» фильмын татарлар яшәгән һәр төбәктә күрсәтергә кирәк

Фильмны 18 ноябрьдән карап булачак.

Миләүшә Айтуганова: «Исәнмесез?» фильмын татарлар яшәгән һәр төбәктә күрсәтергә кирәк
Рамил Гали

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, «Исәнмесез?» фильмы татарлар яшәгән барлык төбәкләргә барып җитәргә тиеш.

18 ноябрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга.

«Фильмны прокатка чыгаруда өч этап була.18 ноябрьдән 27 райондагы 86 ноктада күрсәтәбез. Икенче этап — коммерциягә нигезләнгән кинотеатрларда күрсәтү. Кинотеатрларга тәкъдимнәрне җибәрдек. Өченче этап — Россия төбәкләрендә татар диаспораларына күрсәтү. Бу фильмны татарлар яшәгән барлык төбәктә күрсәтергә кирәк дип уйлыйм», — ди ул.

Аның фикеренчә, икенче этап гыйнвар-февраль айларында туры килер. Аннан соң Россия төбәкләренә чыга: «Без татар диаспоралары белән сөйләштек. Төбәкләр фильм белән эшләргә әзер вакытта, аны күрсәтә алачак», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.


news_right_1
news_right_2
news_bot