news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга

Фильм Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың 27 районындагы кинотеатрларда барачак.

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы 18 ноябрьдән Татарстан прокатына чыга.

Фильм Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың 27 районындагы кинотеатрларда барачак, дип хәбәр итә «Татаркино». Беренче атнада ул көн саен барса, алга таба даимилеге тамашачы ихтыяҗына бәйле.

«Исәнмесез?» фильмы Мансур Гыйләҗев сценарие буенча эшләнгән. Режиссер аны Татарстанның Зәй районында төшергән.

Авторлар бу фильм белән без исәнме әле, бер-беребезгә ярдәм итәргә әзерме дигән җитди темаларны күтәрә. Илдар Ягъфәров бу фильмны бөтен күңелен салып төшергәнен әйтә.

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильм Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» призын һәм тамашачы мәхәббәте призын алды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot