news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә

Китап 1 ноябрьгә – Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә чыгарылыр дип планлаштырыла.

Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә. Бу хакта күренекле җәмәгать эшлеклесенең вафатына 40 көн булган уңайдан аны искә алу мәҗлесендә Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин хәбәр иткән.

«Без Фәрит Гыйбатдинов хакында истәлекләр китабы әзерли башладык. Шактый күп материал җыелды, әле эш дәвам итә. Бу изге гамәлгә сез дә кушыла аласыз — истәлекләрегез белән уртаклашыгыз», — дип мөрәҗәгать иткән ул мәрхүм белән озак еллар бер юнәлештә эшләгән коллегаларына.

Китап 1 ноябрьгә — Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә чыгарылыр дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100