news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновны искә алдылар

Фәрит Гыйбатдиновның вакытсыз вафат булуына кырык көн узды һәм шул уңайдан Коръән мәҗлесе уздырылды.

Чабаксарда танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновны искә алдылар

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновны искә алдылар. Бу хакта Чабаксар татарларының милли-мәдәни мохтарияте матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның вакытсыз вафат булуына кырык көн узды һәм шул уңайдан Коръән мәҗлесе уздырылды. Мәҗлесне Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин оештырды. 

Мәҗлескә мәрхүм белән озак еллар бер юнәлештә эшләгән коллегалары — Чабаксар шәһәрендәге төрле милли оешмаларның җитәкчеләре чакырылган иде. Кунаклар алдында чыгыш ясап, Хәйдәр Сафиуллин Чабаксардагы бердәнбер мәчетнең төзелешенә Фәрит Гыйбатдиновның керткән өлешен билгеләп узды.

Ул Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү ниятендә хәзергә башкарылган эшләр белән дә таныштырды. «Балалар сәнгать мәктәбенә һәм Урмай мәдәният йортына Фәрит Гыйбатдиновның исемен бирү буенча эш бара. Балалар сәнгать мәктәбен ул 30 ел җитәкләде. «Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе әзерләнә», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

«Фәрит Абдулович Чабаксар урамнарының берсене Тукай исемен бирү эшен башлап җибәргән иде. Бу эш дәвам итә — мин республика башлыгы белән очрашуда әлеге теләгебезне җиткердем. Җитәкчелек безне аңлады», — диде ул.

  • Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, «Мишәр» фольклор ансамбленә нигез салучы, Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Милли шура әгъзасы Фәрит Гыйбатдиновның вафатын татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту булды. Фәрит Гыйбатдинов 60 яшен тутырган иде. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100