news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышы әле дә өйрәнелмәгән

Галим Станислав Думин татар исемнәренең төрлечә теркәлеп баруына игътибар иткән.

Тарихчы: Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышы әле дә өйрәнелмәгән
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия генеалогия федерациясе президенты, тарих фәннәре кандидаты Станислав Думин әлегә кадәр галимнәрнең Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышын (ономастикасын) һәм торак, елга, урман, күлләр исемнәрен (топонимикасын) өйрәнгәне булмавын әйтте.

«Литва җирендә XIV–XVI гасырларда Алтын Урда җирлегеннән күченгән татарлар яши. Литва князе күченеп килүчеләргә җирләрне армиядә хезмәт итү шарты белән генә бирә. Ревизия хәрби хезмәттә генә булган татар утарларын исәпкә ала», — дип аңлатты ул Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган халыкара конференциядә.

Тарихчы татар утарлары буенча ревизия 1559 һәм 1624 елларда үткәрелүен билгеләп үтте. «Ревизорлар теркәп барган материалларда 1559 елга күпчелек татар утарлары зыян күрә һәм кими бара. Татар утарларының килеп чыгышы XIX гасыр уртасында басылып чыга, 1989 елда аерым өлешләре генә туплап бирелә, әмма аны ныклап өйрәнүче юк», — диде ул.

Станислав Думин ревизия вакытында бер үк татар исемнәрен төрлечә теркәүләренә мисал китерде: Җанай, Җанибәк, Җанбәк һ.б. «Хәрефләрнең күчеше һәм аларның системасы кызыклы», — ди ул.

Галим әйтүенчә, XVI гасыр башыннан уртасына кадәр Литва татарлары балаларына төрки исемнәр кушса, XVII гасыр башында күбрәк дини (мөселман) исемнәрен куштыра, иске татар исемнәре онытыла диярлек. Мәсәлән: Җанбәк урынына Абдулла, Али кебек исемнәр барлыкка килә.

«Литва татарлары XVI гасыр уртасына кадәр славян милләте гореф-гадәтләрен ала, бу катнаш никахларның артуы белән бәйле. Литва татарлары көнкүрештә борынгы белорус, соңрак польша телендә сөйләшә», — диде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100