news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов тарихчыларны яңа чыганакларны эзләмәүдә шелтәләде

Әдәбият галиме фикеренчә, чит ил архивларында Алтын Урда чорында иҗат иткән авторларның яңа әсәрләрен табу ихтималы бар.

Хатыйп Миңнегулов тарихчыларны яңа чыганакларны эзләмәүдә шелтәләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов тарихчыларны Алтын Урда чорында иҗат иткән авторларның әсәрләрен яңа чыганаклардан эзләмәүләрен әйтте.

Галим Сәйф Сараиның иҗатын 1968 елда өйрәнә башлаган. Аның фикеренчә, Сәйф Сараи иҗаты белән башка кызыксынучы юк.

«Сәйф Сараиның туган елы фәндә шартлыча 1321 ел дип исәпләнелә. Сиксәненче елларга кадәр аны танылган шагыйрь дип йөртәләр. Әмма бүгенге көнгәчә ул елга кадәр иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре табылмаган. Безгә барып җиткән кулъязмалары гомеренең соңгы елларында язылган», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгы уңаеннан халыкара конференциядә.

Аның сүзләренчә, яңа чыганаклар эзләргә алынмыйлар. «Мәсәлән, Мисырда мәмлүк идарәчеләренең архивы бар. Миркасыйм Госманов Ватикан архивларына барырга иде, дип күпме тапкырлар әйтте, ләкин эзләнүчеләр юк. Эзләнсәк, шигем юк, яңа әсәрләр һәм чыганаклар табып ала алыр идек. Сәйф Сараи һәм башка яңа авторларның әсәрләрен табып булыр иде», — диде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100