news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев: Татарстан галимнәренә татар мирасын саклау проектын булдыру кирәк

Тарихчы татар халкының килеп чыгышы турында дөрес булмаган фикерләргә фәнни яктан җавап бирергә чакырды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев фикеренчә, Татарстан галимнәренә татар халкының мирасын саклау, аны халыкка җиткерү мәсьәләсе буенча уртак проект булдырырга кирәк.

«Шәркыять тармагы сыеклана, берләшеп эшли алырдай стратегия җитми, ә яшь галимнәрнең җитешүенә берничә ел кирәк. Җитәкчелек алдында куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру авыр. Бергә җыелышып, зур фәнни-тикшеренү проектын башлау зарур», — диде ул.

Галим фикеренчә, проектта борынгы чордан башлап халкыбызның тарихы, киләчәген өйрәнү каралырга тиеш.

«Соңгы елларда татар халкының килеп чыгышы турында төрле теорияләр уйлап чыгарып сөйләшә башладылар. Без аларга фәнни яктан җавап бирергә әзер булырга тиеш», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгы уңаеннан халыкара конференциядә.

Илнур Миргалиев әйтүенчә, этногенез турында төрле фикерләрне фән белән эш итмәүчеләр сөйли. «Шуңа күрә бу проектта гуманитар юнәлештәге галимнәр тупланырга тиеш. Проект зур акча сорый», — дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100