news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Еманжелинск китапханәсенә Ирек Сабиров исеме бирелгән һәм истәлек тактасы ачылган

Искә алу кичәсендә мәрхүм шагыйрьнең «Май җилендә лалә чәчәкләре» дигән китабы тәкъдим ителгән.

Еманжелинск китапханәсенә Ирек Сабиров исеме бирелгән һәм истәлек тактасы ачылган
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Еманжелинск шәһәре үзәк китапханәсенә Ирек Сабиров исеме бирелгән һәм биредә аның истәлегенә мемориаль такта ачылган.

14 апрельдә биредә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният сараенда шагыйрь, публицист, Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булган Ирек Сабировны искә алдылар, дип хәбәр итте Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Әдәби-музыкаль композициядә Ирек Сабиров әсәрләрен укыганнар. Кичәдә авторның «Май җилендә лалә чәчәкләре» («Тюльпаны на майском ветру») дигән китабы тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов чыгыш ясап, Ирек Сабиров исемендәге Еманжелинск үзәк район китапханәсенә татар китапларын бүләк иткән.

Чарада Чиләбе өлкәсе хакимияте Еманжелинск шәһәре хакимияте вәкилләре, Россия Язучылар берлегенең Чиләбе бүлеге рәисе Олег Павлов, Чиләбе өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм шагыйрь иҗатын сөючеләр катнашкан.

Ирек Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау (элеккеге Дөбъяз) районы Мәмдәл авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында белем ала. Ирек Сабиров 2020 елның 20 октябрендә вафат булды.

1990 елларда Еманжелинск шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәген оештыра, озак еллар җитәкчесе вазифаларын башкара.

1997–2002 елларда поэзия һәм проза жанрларында татар телендә «Яшим!», «Аваз», рус телендә «Люблю и верю», «Сезон клубники и зарниц» һәм «Апрель» исемле китаплары чыга. 2004 елда Казанда «Манзара» шигырьләр җыентыгы басыла. Ул Россия Федерациясенең II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100