news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь, публицист, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары Ирек Сабиров вафат

Ул Еманжелинск шәһәренең татар зиратында җирләнәчәк.

Шагыйрь, публицист, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары Ирек Сабиров вафат
http://tatar-congress.org

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.

«Ирек Сабиров Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә яши иде. Хатыны Люция ханым бер атна өйдә авыруын һәм өч көн хастаханәдә ятканын һәм шунда вафат булганын әйтте. Ул Еманжелинск шәһәренең татар зиратында җирләнәчәк. Әле җирләнү көне төгәл билгеле түгел», — диде Рәмис Аймәт.

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау (элеккеге Дөбъяз) районы Мәмдәл авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында белем ала. Ирек Сабиров, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, узган гасырның 1990 елларында Еманжелинск шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәген оештыра, озак кына еллар аның җитәкчесе вазифаларын башкара.

1997–2002 елларда Урал төбәге нәшриятларында Ирек Сабировның поэзия һәм проза жанрларында берничә китабы — татар телендә «Яшим!», «Аваз», рус телендә «Люблю и верю», «Сезон клубники и зарниц» һәм «Апрель» исемле китаплары дөнья күрә. 2004 елда исә Казанда шагыйрьнең «Манзара» исемендә яңа шигырьләр җыентыгы басыла. Ул Россия Федерациясенең II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100