Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә Сөембикә-ханбикәгә беренче һәйкәл Кронштадтта ясала
Һәйкәлне 2022 елда, Идел Болгарында Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Касыйм шәһәрендә урнаштырачаклар.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсе Кронштадт шәһәренең М.К.Аникушин исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәлен әзерлиләр.
Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, аппарат җитәкчесе Илдар Нуриманов һәйкәлне әзерләү урынында карарга барды.
Илдар Нуриманов һәйкәлнең авторы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, скульптор Вениамин Сидоренко белән очрашты. очрашуда шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина һәм Касыйм шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев та катнашты.
Илдар Нуриманов сүзләренчә, көзгә һәйкәлне эшләп бетерәчәкләр һәм статуяны Рязань өлкәсе Касыйм шәһәренә алып киләчәкләр. Анда аны урнаштыру буенча әзерлек эшләре башланачак.
Һәйкәлне 2022 елда, Идел Болгарында Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан урнаштырачаклар.
Сөембикә хөрмәтенә аталган сквер Касыйм шәһәренең Хан мәчете һәм Шаһгали төрбәсе янында урнашкан. Сквер үзәгендә булачак һәйкәлнең постаменты куелган. Постамент сигез почмаклы йолдыз рәвешендә ясалган, аның өстендә ярымай һәм йолдыз куелган.
- Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл куячаклар
- Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверын төзекләндерү тәмамланган
- Илдар Бикуев: «Сөембикәнең тормышы катлаулы булган кебек, һәйкәл куелуы да кыенрак»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз