news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл куячаклар

Хәзерге вакытта һәйкәлне торгызу өчен акча җыялар.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәл куячаклар.

«Касыйм татарларын өйрәнгән галимнәр үз эшләрендә Сөембикәнең кайда күмелгәнен күрсәтмиләр, ул урын билгесез булып кала. Барыбер ул Касыймда үлгән, тик ташы сакланмаган. Касыйм татарлары Хан мәчете янында Сөембикәгә һәйкәл куярга тели», — дип сөйләде тарихчы Марат Сәфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тарихчы сүзләренчә, һәйкәлнең проекты әзер, урыны да билгеләнгән. Хәзерге вакытта һәйкәл өчен акча җыялар.

«Һәйкәл музейдагы манекен кебек булачак. Чынлыкта сөембикәнең нинди булганын беркем дә белми, шуңа күрә аны һәркем үзенчә күз алдына китерә. Ул һәйкәл Касыймга татар мәдәнияте белән кызыксынып килгән кешеләр өчен кирәк. Шул ук вакытта ул татарның дәрәҗәсен күтәрә», — дип сөйләде тарихчы.


news_right_1
news_right_2
news_bot