news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар кызы Әдилә Усманова Халыкара «SUPERFANTASTICO 2020» бәйгесендә финалга узды

Монреальдәге «Мирас» мәдәни үзәгенең актив катнашучысы барлыгы алты телдә җырлый белә.

Татар кызы Әдилә Усманова Халыкара «SUPERFANTASTICO 2020» бәйгесендә финалга узды
Камилә Фәсхетдинова

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Канаданың Монреаль шәһәрендә туып үскән милләттәшебез Әдилә Усманова Монреальдә «SUPERFANTASTICO 2020» дип аталган Халыкара итальян теле конкурсында катнашып, финал турына үткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Канададагы «Мирас» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

«36 катнашучы арасында өч төрле яшь категориясендә финалда катнашу өчен унсигез кеше сайлап алынды. Ике приз — бер атнага Италиягә сәфәр», — диде ул.

Зилә Миргалиева сүзләренчә, Әдиләне Монреаль Сабантуенда Эрика Эллингсен белән дуэтта татар, башкорт телләрендә җырлар башкаручы, татар һәм башкорт мәдәниятләрен, җыр-биюләрне тәкъдим итеп, күпсанлы бәйгеләрдә катнашучы буларак беләләр.

«Әдиләнең вокал буенча укытучысы — берничә ел элек Мәскәүдән Монреальгә күчеп килгән милләттәшебез, „Мирас“ үзәгенә күп хезмәт куйган профессиональ җырчы, номер куючы, психолог, якын дус, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы тарафыннан оештырылган „Хәрәкәт“ яшьләр проектлары конкурсы режиссеры Камилә Фәсхетдинова», — диде үзәк җитәкчесе.

Зилә Миргалиева Әдиләнең Монреальдагы «Мирас» мәдәни үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итүен, төрле чараларда катнашып, татар һәм башкорт телендә этник фестивальләрдә җырлар башкара, татар һәм башкорт телен, мәдәниятен танытып йөрүен сөйләде. «Аңа унбиш яшь. Барлыгы алты телдә җырлый: татарча, башкортча, русча, французча, инглизчә һәм итальян телендә. Без аңа бары тик уңышлар гына телибез», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100