news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мирас” үзәге Монреальдәге күргәзмәдә Татарстан һәм Башкортстанны тәкъдим иткән

Salon de tourisme et de voyage-2019 туристик маршрутларның халыкара күргәзмәсендә татар һәм башкорт җыр-биюләре куелган.

“Мирас” үзәге Монреальдәге күргәзмәдә Татарстан һәм Башкортстанны тәкъдим иткән
Зилә Миргалиева

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Мирас” татар мәдәнияте үзәге Монреальдә зур халыкара Salon de tourisme et de voyage-2019 туристик күргәзмәдә Башкортстан һәм Татарстанны тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үзәк координаторы Гөлнара Шәйдуллина хәбәр итте.

“Монреальдә ел саен уздырыла торган Salon de tourisme et de voyage-2019 туристик маршрутларның халыкара күргәзмәсе оештырылды. Икенче тапкыр уздырылган чарада “Мирас” татар мәдәният үзәге дә катнашты. Без кунакларга татар һәм башкорт җырлары, биюләре белән 20 минутлык концерт программасы күрсәттек”, - диде ул.

Программаны Алсу, Светлана Догадкина ачкан, “Бер алманы бишкә бүләек” һәм “Күбәләк” җырларын Әдилә Усманова һәм Эрика Эллингсен башкарган. Шулай ук Алсу Үлмәшева, Зилә Миргалиева, Светлана Догадкина һәм Әдилә Усманова татар биюен биеп күрсәткәннәр.

 

Концерт ахырында Али Урмакеев, Камилә Усманова, Арсала һәм Ализа Чадри, Даниэль һәм Алинә Ксенз “Кәрия-Зәкәрия” һәм “Әссәләмөгаләйкем” җырларын башкарган. “Мирас” үзәге программасы зәвыклы костюмнар һәм оста башкарулары белән генә түгел, яшь үзенчәлеге белән дә аерылып торды: өч яшьтән алып сигез яшькә кадәрге балалар төркеме үз чыгышлары белән көчле алкышларга күмелде”, - ди үзәк координаторы.

“Илледән артык илдән катнашкан йөзләп башкаручы арасында “Мирас”ның балалары иң яше булып чыкты. Монреальдәге РФ Генераль консуллыгы хезмәткәрләре дә күргәзмәне карады, алар безгә көч биреп торды”, - диде Гөлнара Шәйдуллина.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100