news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары» оештыручылары: Катнашучылар үз төбәк тарихы белән дә кызыксынсын иде

Бәйгегә быел музей буйлап экскурсия, Муса Җәлил әсәрләренең башка телләргә тәрҗемә итү кебек яңа номинацияләр өстәлгән.

«Җәлил укулары» оештыручылары: Катнашучылар үз төбәк тарихы белән дә кызыксынсын иде
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашучыларга төбәк тарихы белән кызыксынырга тәкъдим итте. Моның өчен аерым номинация булдырылган.

«Быел дүрт яңа номинация өстәлде. Шуның берсе — музей буйлап экскурсия уздыру. Катнашучылар үз җирлекләренең тарихы белән дә кызыксынсын иде, үз төбәгеңнән нинди фронтовик язучы чыккан — шулар хакында да эзләнсен иде», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксынуны тагын да арттыру өчен, оештыручылар аңа яки фронт-язучыларга багышланган музей-экспозицияләр буйлап экскурсия үткәрүчеләрне видеороликлардан карап аерым бәяли.

«Моңарчы 7 номинация билгеләнгән булса, хәзер аларның саны — 11. Шулай ук Җәлилнең әсәрләрен төрле халык телләренә тәрҗемә итү, татар һәм рус телләрендә әсәрләрне коллектив башкару, профессионал башкаручылар өчен аерым номинация булдырылды», — диде Ләйсән Исхакова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков бүләкләр арасында «акыллы» сәгатьләр, колонкалар барлыгын әйтте. «Бәйгенең узган елгы үзенчәлеге — катнашучыларның яше буенча чикләүләрне бетерү иде. Нәтиҗә ясап әйтә алабыз, бу үзен аклады. Узган ел катнашучылар саны 40 меңнән узып китте», — ди ул.

Короновирус инфекциясе таралуын булдырмау сәбәпле, бәйге дистанцион форматта уздырыла.

Бәйге 3 этаптан тора. 1 этап — Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр, 2 этап — Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында зоналарда уздырыла. 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.

Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш регионнары зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона.

3 нче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көне датасына туры китереп оештырыла.

Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100