news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә киңәш иттеләр

Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сайлаучыларга өстәмә баллар куелачагын әйтте.

«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә киңәш иттеләр
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә герой-шагыйрь әсәрләреннән тыш, башка фронтовик-язучы иҗатына да мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә кирәк. Бәйгедә фронтовик-язучыларның, Муса Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сайларга була. Жюри әгъзалары да моңа ничә ел рәттән басым ясый, Муса Җәлилнең иҗаты дәреслеккә кергән әсәрләр белән генә чикләнми», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сөйләүчеләргә өстәмә балл куелачагын әйтте.

Ләйсән Исхакова әйтүенчә, Җәлилнең «Вәхшәт», «Ромашкалар», «Бүреләр» кебек шигырьләре — иң еш яңгыраганнары. «Киләчәктә язучының иҗатын тагын да төптәнрәк өйрәнсеннәр, игътибардан читтә калган шигырьләренә дә игътибар итсеннәр иде», — ди ул.

Оештыручылар әсәрләрне сайлаганда әсәр һәм катнашучының яшьләре туры килергә тиешлеген искәртте. «6-7 яшьлек балалар „Вәхшәт“ шигырен өйрәнә, аны олы кешегә дә уку кыен. Балага бу авыр бирелә. Олы яшьтәгеләргә дә „Ромашка“ шигырен сөйләп тору килешми», — дип әйтте алар.



Галерея: «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж

Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Бәйге Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Бәйге Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның ижади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100