news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендәге яңалыклар белән «Китап» радиосында танышып булачак

«Радиоэфирда һәм социаль челтәрләрдә бәйгенең һәр этабын күрсәтеп барачакбыз», — диде Алмаз Миргаязов.

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендәге яңалыклар белән «Китап» радиосында танышып булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сүзләренчә, быел IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең барлык яңалыклары белән «Китап» радиосында танышып булачак.

«Чара барышында радиоэфирда һәм социаль челтәрләребездә бәйгенең һәр этабын, һәр яңалыгын, һәр йолдызын күрсәтеп барачакбыз. Чөнки без бу юнәлештә эшләүче бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы дип саныйм», — диде ул «Татар-информ”да матбугат очрашуында.

Алмаз Миргаязов «Җәлил укулары»нда җиңүчеләр «Китап» радиосында чыгар дип вәгъдә бирмәде. «Төрле нәтиҗә булырга мөмкин. „Китап“та бары тик иң яхшы әсәрләр генә яңгырый. Әгәр дә „Җәлил укулары“нда иң яхшы дип табылган тавышлар, образлар, куелышлар була икән, без аларны үзебездә яздырырга әзер», — диде Алмаз Миргаязов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков әдәби бәйгене җәелдереп җибәрү өчен «Китап» радиосына мөрәҗәгать итүен әйтте.

«Мин „Китап“ радиосын юлга чыкканда тыңлап барам. Шигырьләр, әдәби әсәрләр үтемле тәкъдим ителә, кечкенәдән ишетеп үскән көйләрне, җырларны рухланып тыңлыйм. Без шигърият сөюче яңа буынны тәрбиялисебез килә. Ул Җәлил иҗаты белән генә чикләнми. Шуңа күрә бу проектны „Китап“ радиосы белән берлектә алып барырбыз» — ди Халиков.


Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Бәйге Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Бәйге Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның ижади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100