news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Болгарчылык идеясе татарлар өчен куркыныч түгел

Тарих фәннәре кандидаты фикеренчә, җанисәп алдыннан болгарчылык мәсьәләсен күтәрү махсус проект булырга мөмкин.

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Болгарчылык идеясе татарлар өчен куркыныч түгел
Рамил Гали

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге көндә җәмәгатьчелектә болгарчылык идеясе бетеп бара, шуңа күрә әлеге идеология татар халкы өчен куркыныч тудырмый, дип саный тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.

«Хәзер болгарчылык идеясе сүнеп бара. Ул безгә куркыныч түгел. Җанисәп алдыннан калкып чыгуны мин махсус проект буларак аңлыйм. Ә 15-20 ел элек кенә болгарчылык бик көчле иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илнар Гарифуллин сүзләренчә, Ульяновск өлкәсендә болгарчылык идеясе барлыкка килү анда яшәгән татарларга милләттәшләре белән бердәмлек җитмәү аркасында булырга мөмкин.

«XIX гасырда дин әһелләре арасында Болгар вакытында Ислам дине чын, чиста булган, дигән фикер туган. Ә милләтләр арасында әлеге фикерне Совет чорында үстерәләр. Бу татарлар Татарстанда гына калсын, башка төбәктәге татарлар белән берләшмәсен өчен эшләнә. Ульяновскида болгарчылык мәсьәләсе электән бар. Читтәге татарларга үз милләтләре белән бердәмлек җитмәгәндер, дип уйлыйм», — диде ул. 

Элегрәк «Татар-информ» Ульяновскида татарларны болгар дип язылырга чакырулары турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100