news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида татарларны болгар дип язылырга чакырган элмә такталар пәйда булган

Ульяновск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин сүзләренчә, аерым бер төркем кешеләр җанисәп кампаниясе вакытында татар халкына тап төшерә торган листовкалар да тарата.

Ульяновскида татарларны болгар дип язылырга чакырган элмә такталар пәйда булган
"Татар-информ"ның үз чыганагы

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ульяновск шәһәре урамнарында җанисәптә татар булып түгел, ә болгар булып язылырга чакырган элмә такталар урнаштырганнар.

Баннерда күренекле рус тарихчысы Николай Карамзинның: «Хәзерге татар халкы берсе дә үзен татар дип атамый, әмма һәркайсы үз җиренең үзенчәлекле исеме белән атала», — дигән сүзләре язылган. Шул ук баннерда зуррак хәрефләр белән: «Без хәтерлибез: без — болгарлар!», — дип язып куйганнар.

Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен «Татар-информ» хәбәрчесе Ульяновск өлкәсе администрациясенә мөрәҗәгать итте. Алар бу хәбәрне тикшерергә булды, ләкин берничә көн үткәч тә безнең белән янәдән элемтәгә чыкмадылар.

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «болгарчылык» мәсьәләсе булганын әйтте. «Аерым төркем һәр җанисәптә шушы мәсьәләне күтәреп чыга. Алар күп тә түгел, өлкән яшьтәге абзыйлар, яшьләр йөрми анда. „Болгар булып язылыйк“, — дип листовкалар тараталар», — диде ул.

Рәмис Сафин әйтүенчә, «болгарчылык» тарафдарларының берсе — Ульяновск өлкәсе Советының элекке депутаты  Шәүкәт Богданов, бу элмә такталарга да аның катышы булуы ихтимал. «Татар халкын төрле төркемнәргә бүлүгә зыялы кешеләр зур өлеш кертә. Моны гади халык уйлап чыгармый. Бер пычрак сыер бөтен көтүне буйый дип әйтәләр бит, шундый бер-ике кеше килеп керә дә, әкрен генә үзенең фикерен тарата, халыкны котырта башлый», — ди Рамис Сафин.

Буклетлар арасында татар халкын пычрата торганнары да бар, диде Рамис Сафин. «Татар булган җирдә хәтәр бар», «Татар атасын сатар» — шундый сүзләр язылган китаплар, буклетлар тараталар. Үзебезнең милләтнекеме, башка милләт кешесеме — шуны финанслыйлар. Русча язалар. Аны бит татарлар гына түгел, руслары да, башкалар да укый», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100