news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровград татар милли-мәдәни автономиясенең элекке рәисе Фәрит Хәлиуллин вафат

Милләт җанлы, киң күңелле, олы җанлы кардәшебезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын, ди өлкә милли-мәдәни автономия рәисе.

Димитровград татар милли-мәдәни автономиясенең элекке рәисе Фәрит Хәлиуллин вафат

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе булып озак еллар эшләгән Фәрит Хәлиуллин вафат. Бу хакта Ульяновск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итә.

Фәрит Фасих улы Хәлиуллин — (Фярид Фассихович Халиуллин) 1962 елда Мәләкәс районында туган. Машина төзелеше техникумын, Мәскәү икътисад институтын тәмамлаган. 1998 елдан — «Лидер-Д» ширкәте генераль директоры. Өлкәнең атказанган сәнәгатьчесе, Димитровград шәһәр думасы депутаты.

«Фәрит Фасих улына 59 яшь иде. Озак еллар Димитровград татар автономиясен җитәкләде, һәрчак андагы татар мәктәбенә, татар иҗтимагый тормышына ярдәм итеп яшәде. Милләт җанлы, киң күңелле, олы җанлы кардәшебезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын!» — диде Рәмис Сафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot