news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Окан Дахер: Финляндия татарлары Совет чорында Татарстан белән ныклы элемтә кора алган

Татар галиме Финляндия татары Гомәр Дахерның 1966 елда Фәннәр Академиясе белән очрашуы турында әйтте.

Окан Дахер: Финляндия татарлары Совет чорында Татарстан белән ныклы элемтә кора алган
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивыннан

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Финляндия ислам татар җәмәгатенең шәрәфле рәисе, Хельсинки университетының татар теле укытучысы Окан Дахер Финляндия татарларының 1966 елдан башлап ук Татарстан галимнәре белән мәдәни-фәнни өлкәдә ныклы элемтәләре корыла башлавы хакында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Әтием Финляндия татарларының җәмәгать эшлеклесе Гомәр Дахер (Таһир) Казанга беренче тапкыр 1966 елда барды. Ул вакытта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулуга багышланган бәйрәмнәр булды. Шуннан акрынлап Татарстан һәм Казан белән мәдәни-фәнни элемтәләр корыла башлады. 1967 елда әтием Хельсинкига 3 татар галимен чакырды. Шул ук елда ул Габдулла Тукай җәмгыятен оештырып җибәрде», — диде ул.

Окан Дахер әйтүенчә, шушы җәмгыять аша Татарстан белән мәдәни-фәнни элемтә булдырылган. «1968 елда беренче тапкыр татар артистлары килде. Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Морат Әхмәтов, Рөстәм Яхин һәм Марс Макаров зур концертлар тәкъдим итте», — дип өстәде галим.

Шулай ук, Окан Дахер татар галимнәренең Финляндиядән килгән кунаклар белән бергә Казанда СССР Фәннәр Академиясе йорты алдында төшкән фотосурәт тә табылганлыгын әйтте.

«Галимҗан Ибраһимов исемендәге (ул вакыттагы) Тел, әдәбият һәм тарих институты Гомәр Дахер гаиләсе белән Тампере шәһәреннән шагыйрь Гайсә Хәкимҗанны Татарстанның оешуына 50 ел тулуга багышланган конференциягә чакырды. Ул Финляндия татарларыннан мәдәни чараларны оештыруда бик актив катнашкан иде. Шушы очрашудан соң, галимнәр белән бергә фотосурәткә төштек», — диде ул.

Фотосурәткә Окан Дахер гаиләсе туганнары — Халидә Дахер, Гомәр Дахер (Таһир) төшкән. «Беренче рәттә Рахилә Таһир һәм мин басып торам. Галимнәрдән Азат Әхмәдуллин, Мөхәммәт Гайнуллин, Зөфәр Рәмиев, Илбарис Надиров, Хөсәен Хәсәнов, Мөнирә Сәйдәшева һ.б. бар. Минем Казанга беренче тапкыр баруым иде», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100