news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков җанисәп турында: Нәтиҗәдә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар

Аңлату эшләреннән соң милләтләр арасында «адашкан» кешеләр булмас, ди тарихчы.

Дамир Исхаков җанисәп турында: Нәтиҗәдә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ахыр чиктә милләтнең күп өлеше үзенең кем булуын аңлаячак, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

«Безгә халыкка татарның кем икәнен аңлатырга кирәк. Шул вакытта халык төшенер һәм милләтләр арасында „адашып“ йөрүчеләр булмас. Ахыр чиктә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Татар-информ» Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның Башкортстандагы татар авылларында яшәүчеләрне җанисәп вакытында рәсми рәвештә башка милләт итеп теркәүләре турындагы фикерен язган иде. Дамир Исхаков әлеге вазгыять турында да сөйләде.

«Башкортстанда эшлисе эшләр күп әле. Без китап та чыгарабыз, видеолар да ясыйбыз, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Шуңа күрә мин пессимист карашта түгел. Татар халкы татар булып калыр», — дип аңлатма бирде тарихчы.

Моңа кадәр Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевның җанисәп вакытында һәр кеше үз милләтендә калырга тиеш, дигән фикере белән уртаклашкан идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100