Марат Әхмәтов: Телгә хезмәт итүне дәүләт заказы дип кенә кабул итәргә ярамый

Ул, районнарга чыккач, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә телгә кагылышлы нинди тәрбия чаралары үткәрелгәнен карарга кушты.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Телгә хезмәт итүне дәүләт заказын үтәү дип кенә кабул итәргә ярамый. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

«Телгә хезмәт итүне дәүләт заказы үтәү дип кенә кабул итәргә ярамый. Бу вазифага җаныгыз-тәнегез белән бирелергә кирәк. Эзләгез, үтемле чаралар күп. Проблеманы сез миңа караганда яхшырак беләсез», — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов комиссия әгъзаларына. Ул, районнарга чыккач, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә телгә кагылышлы нинди тәрбия чаралары үткәрелгәнен карарга кушты.

«Татар укучылары, укытучылары нинди телдә аралашуына, оешмалар бизәлешендә миллилеккә игътибар итегез. Һәр районда 50-60 шар мәгариф, мәдәният учреждениесе бар. Аларның телгә хезмәт итү буенча һәрберсенең нәтиҗәсе мөһим, шуңа күрә чыгарга, йөрергә, аралашырга кирәк», — диде.

Марат Әхмәтов, татарлар 80 һәм күбрәк процент тәшкил иткән район башлыклары белән Актанышта мәгариф һәм мәдәният оешмаларында татар телен куллану тәҗрибәсен өйрәнү буенча эшлекле сәфәр узганын әйтте. 

«Район башлыклары бертавыштан бик файдалы булды дип белдерделәр. Иртәгә шул ук район башлыклары соравы буенча, районнарның башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф, мәдәният идарәләре башлыклары Актанышта тәҗрибә өйрәнеп кайтачак. Шул рәвешле, районнарның эш планы барлыкка киләчәк. Район башлыклары үз өстенә алырга миңа вәгъдә бирделәр», — диде Марат Әхмәтов. 

«Кайберәүләрнең вазифалары тел проблемалары белән турыдан-туры бәйле. Татар телендә белем бирү, татар телендә чаралар исеме җисеменә тәңгәл килмәгән очраклар да бар. Урыннардагы район җитәкчелегенең татар теле проблемасына битараф булмавы бик кирәк. Гел хәрәкттә булсак, файдасы тими калмас», — диде.