news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура 2021 елны Татар милләте бердәмлеге елы дип билгеләргә тәкъдим итә

Шул уңайдан тәкъдимнәр 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Милли шура 2021 елны Татар милләте бердәмлеге елы дип билгеләргә тәкъдим итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы киләсе елны Татар милләте бердәмлеге елы дип игълан итәргә ниятли. Бу хакта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев утырыш барышында әйтте.

«2021 елны Милләт бердәмлеге елы дип игълан итәсебез килә. Бу үз тарихыбызда беренче тапкыр. Халык санын алу алдыннан да безгә берләшергә кирәк. Тарихта шундый мөмкинлек булдыру эшнең сыйфатын да күрсәтергә мөмкинлек бирер», — диде Васил Шәйхразыев.

Утырышта катнашучылар арасында «Татар милләте бердәмлеге елы» дип билгеләргә кирәк диючеләр булды. 

«Татарларның бердәмлеген тәэмин итү җиңел түгел, без йөргәч, беләбез: татарлар арасында этник төркемнәр дә күп, мәнфәгатьләр дә төрле. Безгә бер слоган табарга кирәк. Халыкны исәпкә алу алдыннан фәнни яктан да, бәлки, берәр нәрсә эшләргә кирәктер», — диде этнограф, галим Дамир Исхаков. 

Васил Шәйхразыев 15 декабрьгә кадәр тәкъдимнәр җыелуын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100