news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Данис Шакиров билгеләнде

Бу карар Милли шура утырышында кабул ителде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Данис Шакиров билгеләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Данис Шакиров билгеләнде. Бу хакта бүген конгрессның Милли шура утырышында карар кабул ителде. 

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев моңарчы Ринат Закиров биләгән вазифага Данис Шакиров тәкъдим ителүен әйтте. Дамир Исхаков аның кандидатурасын хуплауны сорады. 

«Җиңел вазифа түгел. Ринат Зиннуровичны да, Данисны да яхшы беләбез. Данисның бик әһәмиятле сыйфатлары бар. Без иҗтимагый оешма, шуңа күрә дәүләт һәм халык белән яхшы элемтәдә булырга кирәк. Данис бу мәсьәләдә яхшы эшли», — диде Дамир Исхаков. 

Башкортстан вәкилләре дә читтән торып элемтәгә чыгып, Данис Шакировның татар иҗтимагый оешмалары эшен яхшы белүен әйттеләр.

Свердловск өлкәсе вәкиле Фәвия Сафиуллина Ринат Закиров җитәкчелегендә конгрессның ярдәмен тоеп яшәгәннәрен һәм Данис Шакиров белән дә аңлашып эшләүгә ышанычлары булуын әйтте. «Аның кандидатурасын Урал татарлары исеменнән хупларга рөхсәт итегез», — диде. 

Милли шура әгъзалары Данис Шакиров кандидатурасын хуплады. Ринат Закиров эшчәнлеген Башкарма комитет җитәкчесенең киңәшчесе вазифасында дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100