news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк иттеләр

Шагыйрь Рәдиф Гаташ галимнең уникаль хезмәтләр авторы булуын шул рәвешчә шаяртып ассызыклады.

Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк иттеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк итте. Бу хакта ул галимнең 80 ел яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә сөйләде.

«Яшьләр, ана телебезне аңлаучылар булырмы, юкмы? Үзе шикелле галим, язучылар үсәрме? Шуларны, дустым, син дә киләчәкне яктыртып, шул фонарь белән эзлә», — диде ул. Галим бүләк ителгән фонарьне яктыртып та карады.

Рәдиф Гаташ Хатыйп Миңнегулов белән илле ул таныш булуын әйтте. «Бик мавыгучан иде, энтузиаст булды. Әмма кызыллыгы бетеп, милләткә мәхәббәткә күчте. Милләт өчен хезмәттән дә, татар өчен яшәүдән дә зуррак нәрсә юк икән дигән уйга килдем. Күргәнегезчә, тау-тау эшләр башкарды. Уен-көлке ярата ул. Мөхәммәт Мәһдиев аны көлгәндә күзлеген төшерә-төшерә көлә дия иде», — диде шагыйрь.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100