news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә татар баен кулак дип табып Себергә сөрү театраль күренеше тәкъдим ителде

Театральләштерелгән тамашаны Чупай авылы мәдәният йорты артистлары куйды.

Әлмәттә татар баен кулак дип табып Себергә сөрү театраль күренеше тәкъдим ителде
Михаил Захаров

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлмәт районы Чупай авылында меценат Әхмәт бай йортын төзекләндерүгә багышланган театральләштерелгән тамашада Себергә сөрү күренешен тәкъдим иттеләр.

Тамашадагы вакыйгаларда 1930 ел тасвирлана. Совет солдатлары сәүдәгәр Әхмәт байны һәм аның гаиләсен йорттан алып чыга. Солдатларның берсе: «Хаҗиәхмәт һәм аның гаиләсен Себергә сөрергә», — дигән карарны укый.

Авыл халкы гаиләне җибәрергә теләми. Чөнки Әхмәт бай кулыннан килгәнчә авылдашларына ярдәм итә торган була. Ләкин Совет солдатының: «Бөтен авылыгыз белән Себергә китәсегез киләме әллә?» — дигән сүзләреннән соң халык куркудан буйсынырга мәҗбүр була. Соңыннан гаиләне җигелгән атка утыртып алып китәләр. Авыл халкы Әхмәт бай гаиләсенә: «Сез — безнең коткаручы», — дип озата.

Театраль күренешне Чупай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре куйды.

«Сөргенгә куылучыларны башта бөтенесен дә Бөгелмәдә җыя торган булганнар. Ястүгә кадәр шунда барып җитәргә кирәк булган. Аннан соң гына вагоннарга төяп Себергә куганнар. Әхмәт бай да шундыйлар рәтендә. Балалары да киткән. Шуннан бирле кайтмаганнар», — дип сөйләде мәдәният йорты директоры Дамир Идрисов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

1995 елда меценат Әхмәт байның гаиләсе реабилитацияләнә һәм Красноярск краенда кала.

Элегрәк «Татар-информ» Әлмәт районында тарихи йортны торгызырга планлаштырулары турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100