news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында тарихи йортны торгызырга ниятлиләр

Чупай авылында урнашкан меценат Әхмәт бай йортында музей оештырырга планлаштыралар.

Әлмәт районында тарихи йортны торгызырга ниятлиләр
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Әлмәт районы Чупай авылында меценат Әхмәт бай йортын төзекләндерүгә багышланган театральләштерелгән тамаша булды.

Чара сәүдәгәр, меценат Әхмәт байның XX гасыр башында төзелгән таш йорты каршында узды. Тамашаның максаты — 150 еллык тарихы булган бинаны төзекләндерүгә халыкны җәлеп итү. Бирегә бөтен авыл халкы, күрше районнарда яшәүчеләр җыелды. Аларны шушы йортка нигез салган һәм яшәгән Әхмәт байның тормышы белән таныштырдылар.

«Кызганыч, йортның ничәнче елда төзелгәне төгәл билгеле түгел. Аңа 150 ел тирәсе булырга тиеш. Мин үзем авыл кешесе, Әхмәт бай йортының елдан-ел җимерелә баруын күреп йөрәк әрни. Шуңа да бүгенге тамашаны үткәрергә булдык. Реконструкциядә авыл җирлеге һәм район хакимияте ярдәм итәр дип ышанам», — диде Чупай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Дамир Идрисов.

Авыл халкы моңа кадәр дә борынгы йортны төзекләндереп торган. «Халык, мәдәният йортында эшләүчеләр белән ел саен хәлебездән килгәнчә йортны тәртипкә китереп торабыз. Диварларын агарту, ишегалдын чүп-чардан арындыру, тигәнәкләрне чабу булсынмы — тырышабыз», — диде Дамир Идрисов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, киләчәктә йорттан музей ясау теләге бар. «Музей ясасак, яхшы булыр иде. Җәй көннәрендә хәзер дә туристлар килеп, иске йортны карый. Халыкның кызыксынуы күренә», — ди ул.

Әхмәт бай гади крестьян гаиләсендә туа. Игенчелек, сату белән шөгыльләнә. Авыл халкына ярдәм итә. Әхмәт бай гаиләсе белән Себергә сөргенгә куыла. 1995 елда аның гаиләсе реабилитацияләнә һәм Красноярск краенда кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100