news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Җәлил айлыгы» бара

Айлык кысаларында мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтә.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Җәлил айлыгы» бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айлык кысаларында мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтә. Ульяновск татар мәдәният үзәгендә исә шагыйрьгә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир узды

Турнирны оештыручы — төбәкнең татар автономиясе каршында эшләүче «Ак тулпар» шахмат клубы. Шагыйрь истәлегенә уздырылучы быелгы турнирда катнашучыларның саны 40 тан артык иде.

Дүрт сәгатьтән артык барган ярышта беренче урынны Александр Киндеев алды. Икенче һәм өченче урыннарны Данис Сафин белән Владимир Ногербеков бүлештеләр. Аларга оештыручыларның дипломнары белән медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ә инде турнирда һәр катнашучыга бүләк итеп Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә басылган шигырь китаплары бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100