Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Март аенда казанлылар Татар китабы йортына бушлай керә ала
Килүчеләр Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән таныша алачак.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Март ае дәвамында казанлылар Татар китабы йортына (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена) — Татарстан Республикасы Милли музее филиалына бушлай йөри ала.
Татар китабы йорты сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00–18:00, җомга көнне 10:00-17:00гә кадәр эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, март аенда «Хәзинә» галереясенә дә бушлай керергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз