news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» галереясенә март аенда бушлай килергә мөмкин

Галереядә Бакый Урманче, Харис Якуповның хезмәтләре тәкъдим ителә, шулай ук берничә күргәзмә уза.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 31 мартка кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бушлай була алалар.

Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның эшләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

3 мартта Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган тагын бер күргәзмә ачылачак.

Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00дән 18:00гә кадәр эшли, пәнҗешәмбе — 11:00 дән 20:00 гә кадәр, дүшәмбе — ял көне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100