news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровград шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин истәлегенә фестиваль уза

Фестивальгә рәсемнәр, иншалар һәм видеолар кабул ителә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Димитровград шәһәрендә Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин истәлегенә багышланган фестиваль башланды.

«Фестивальгә „Язучы Равил Шәфигуллин иҗаты“ дигән темага рәсемнәр, аның әсәрләрен уку, хатирәләр белән уртаклашкан видео, иншалар кабул ителә», — дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Оештыручылар әйтүенчә, чара 15 декабрьгә кадәр дәвам итә, барлык катнашучыларга да автономия димпломнары тапшырылачак.


Равил Хасият улы Шәфигуллин — Сәхаб Урайский һәм Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Равил Шәфигуллин былтыр 78 яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot