Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәмис Сафин Ульяновск шәһәренең "Иң яхшы кешеләр - 2019" исемлегенә керде
Шәһәрнең Мактау тактасындагы утыз кеше арасында дүрт татар кешесенең исеме булачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскида яшәүче 30 кеше «Шәһәрнең иң яхшы кешеләре-2019» исемлегенә кергән. Мэрия комиссиясе раслаган исемлектә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафин да бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аларның исемнәре һәм портретлары тиздән шәһәрнең Мактау тактасында урын алачак.
Ульяновск шәһәренең иң яхшы кешеләре арасында тагын берничә татар милләте вәкилләре дә бар. Болар - «Стройзаказчик» муниципаль бюджет учреждениесенең административ-хуҗалык бүлеге башлыгы Илдар Мохтаров, «Волга» кунакханәсе генераль директоры Гөлнара Нуретдинова, «Симбирцит» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Шамилә Шәрәфетдинова – әнә шундыйлардан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз