news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энциклопедия әзерләгәндә Ульяновскида XX гасыр башында чыккан татар газетасы табылган

Газета баштан «Көн» дип аталган, аннары исеме «Таң»га үзгәртелгән.

Энциклопедия әзерләгәндә Ульяновскида XX гасыр башында чыккан татар газетасы табылган
Рәмис Сафин

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Рәмзия Вилданова Ульяновск өлкәсендә 1918 — 1922 елда татарларның «Таң» газетасын нәшер иткәнен ачыклаган.

«XVIII–XIX гасырда Сембер татарлары» дигән китабын өч ел яздым. Шуңа күрә иске Сембернең һәр урамы, һәр йорты аның өчен тарих чыганагы. Газета баштан «Көн» дип аталган, беренче номеры 1918 елның 2 июлендә чыга. Бер елдан соң исеме «Таң»га үзгәрә. Үзгәрү сәбәбен белмим. Газета 1922 елга кадәр гамәлдә булган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә тарихчы.

Аның әйтүенчә, ул бу материалларны «Сембер-Ульяновск өлкәсе татарлары» энциклопедиясен әзерләгәндә тапкан. Энциклопедиядәге язмаларның борынгы Сембер шәһәренә кагылган өлеше аның хезмәтләренә нигезләнгән.

«Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе бик күп санлы укучыларның теләген искә алып, өстәмәләр белән фәнни хезмәтнең яңа басмасын чыгарды. Китап дүрт ел буе әзерләнде. Мәгълүмат җыю, фотолар туплауда авылдагы мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре зур хезмәт куйды. Материалларны Төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы эшкәртте», — диде өлкәнең автономия рәисе Рәмис Сафин.

Автономия рәисе энциклопедиягә кергән тарихи мәгълүмат башлыча өлкәнең «Өмет» газетасына чыккан язмаларга нигезләнеп язылганын әйтте. «Бу хезмәт — киләчәк буынга тапшырып калдыра торган кирәкле хәзинә. Бу көннәрдә өлкәнең татар авылларындагы мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә аны укучыларга тәкъдим итү кичәләре уза», — ди ул.

  • «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең икенче томы чыкты, дип хәбәр иткән идек.

Китап Татарстан мәдәният министрлыгы грантына 1200 данә белән чыккан. Энциклопедиядә төбәкнең һәр авылы, андагы мәчетләр, танылган шәхесләр турында язмалар урын алган. Энциклопедия авыл мәктәпләре, музейларга һәм барлык китапханәләргә таратылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100