news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең икенче томы чыкты

Энциклопедия Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына 1200 данә тираж белән нәшер ителде.

«Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең икенче томы чыкты
https://emet73.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Сембер татарлары энциклопедияле хәзер» дигән язмасы чыкты.

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең икенче чыгарылышын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, татар краеведлары оешмасы, «Өмет» газетасы редакциясе, тарихчылар, укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән энциклопедия Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына 1200 данә тираж белән нәшер ителде.

Очрашуда катнашучыларны өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары, татар краеведлары оешмасы җитәкчесе, энциклопедиянең редакторы Рифгать Ахмедуллов сәламләде.

«Сембер төбәгенең данлыклы шәхесләре, тарихы һәм бүгенгесе хакында материал туплап, киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итү күптәнге хыялыбыз иде. 2016 елда, ниһаять, энциклопедиябез басылып чыкты. Узган ел ахырында күпкә баетылган, алтмыш яңа фамилия өстәлгән икенче чыгарылышын кулыбызга алу бәхетенә ирештек. Әлеге китап гасырлар узгач та, кыйммәтен югалтмас», — диде Рифгать Фазулла улы.

Ул китапны әзерләүдә зур көч һәм тырышлык куйган өчен «Өмет» газетасы редакциясе хезмәткәрләренә, укытучыларга, краеведларга, автономия активистларына рәхмәт сүзләрен юллады.

«Өмет» газетасының җаваплы секретаре Рузия Хәлимова яңа гына дөнья күргән энциклопедияне киләчәк буыннарга тапшырылачак олы ядкарь дип бәяләде.

«Милләттәшләребез әлеге китапта урын алган шәхесләр — төбәкнең татар тормышында актив катнашучы, башка регионнарда яшәп югары дәрәҗәләр яулаган, дәүләт бүләкләренә лаек табылган якташларыбыз белән танышып, соклануларын белдеререргә өлгерделәр инде. Әлеге тарихи басма милләттәшләребезнең өстәл китабына әверелер. Рифгать Фазулла улы кебек тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы кешеләребез булганда энциклопедиянең чираттагы чыгарылышын да күрербез әле», — диде китапның техник редакторы Рузия Хәлимова.

«Чардаклы татарлары» китабы авторы Җәмил Хакимов фикеренчә, шундый уникаль басма киштәдә тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Аны өлкә мәктәпләрендә — укучыларга, китапханәләрдә халыкка тәкъдим итсеннәр иде, диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Күптән түгел генә аның «Симбирские татары. Первые годы Советской власти» дип аталган яңа китабы дөнья күргән икән.

«Безнең максатыбыз уртак — төбәгебез татарларын халыкка, киң җәмәгатьчелеккә таныту», — диде Римма Камил кызы.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов Сембер татар энциклопедиясе белән мәркәзебез Казанда, Татарстанның күрше районнарында да кызыксынулары турында сөйләде.

Очрашуның концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Шәһәребезнең 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Илүзә Төхфәтуллина үзе иҗат иткән шигырьне нәни улы Солтан белән бергә сөйләде. Ә сәхнә остасы Айгөл Незеева кичәне моңлы җырлары белән бизәде.

Китапханәче Гөлфия Сәмигуллина тырышлыгы белән әзерләнгән очрашу күңелләрдә җылы, матур хатирәләр калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100