Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар яшьләрен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантларында катнашырга чакырдылар
23-25 августта Казанда Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы үтә.
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов яшьләрне министрлык грантлары конкурсында катнашырга чакырды. Бу хакта ул Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары ачылышында ясаган чыгышы вакытында әйтте.
Бүген Казанның Г.Кариев театры бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары башланып китте. Яшьләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, "Идел" татар яшьләре үзәге җитәкчәсе Ләйсән Сафина сәламләде.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының эш-максатлары белән Тимур Сөләйманов таныштырып үтте. «Министрлыкның максаты – яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру. Без яшьләр өчен проектларны яшьләрнең үзләреннән башка барлыкка китерсәк – алар анда катнашмыйлар. Без кайбер проектларда яшьләрне дөрес итеп катнаштыра белмибез. Яшьләр күп катнашкан проектларның кыйммәте дә арта», - диде ул.
«Сез биредә үз проектларыгыз белән килеп, экспертлардан белем алып, проектларыгызны заманчалаштыра аласыз. Безнең грантларда катнашыгыз. Яшьләр оешмалары өчен 1 000 000 сумга кадәр грант отарга мөмкин. Физик затлар өчен дә грантлар бирә башлаячакбыз. Анда 300 мең сумга кадәр акча отып була. Бергәләп мөмкинлекләр мохитен тудырыйк. Без - сезнең ярдәмчеләрегез», - диде Тимур Сөләйманов.
- Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә үтә. Ачылыш тантанасыннан соң яшьләр Казанда эшлекле экскурсиядә булдылар һәм Иннополис шәһәренә киттеләр. Уку программалары Иннополиста үтә.
- Форум кысаларында Бөтендөнья тарар яшьләре форумы рәисе сайланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз