ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев татар яшьләренә ТАССР юбилеена креатив проектлар уйларга кушты

23 август 2019, 12:29 , Фото: Рамил Гали

Васил Шәйхразиев татар яшьләренә ТАССР юбилеена креатив проектлар уйларга кушты Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә.

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйзразиев татар яшьләрен ТАССРның 100 елыгын креатив проектлар белән каршыларга чакырды. Бу хакта ул Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары ачылышында ясаган чыгышы вакытында әйтте.

Бүген Казанның Г.Кариев театры бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары башланып китте. Ачылыш тантанасында яшьләрне шулау ук ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов, "Идел" татар яшьләре үзәге җитәкчәсе Ләйсән Сафина сәламләде.

Васил Шәйхразиев яшьләргә мөрәҗәгать итеп, эшләрне күрсәтә белү дә кирәклеген, әлеге укуларның белем бирүдән тыш, танышулар мәйданы булуын ассызыклады. Ул Форум үткән көннәрдә яшьләр янына киләчәген һәм алар белән якыннан аралашачагын әйтте.

Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгы тантаналарына меңләп татар яшьләрен чакырып, Бөтендөнья татар яшьләре форумы съезды уздырылачагын хәбәр итте.

"Сез ТАССРның 100 еллыгына күчтәнәч әзерләп килегез, ул күчтәнәч өчпочмаклар дип уйламагыз, хәер өчпочмаклар да яхшы, ул күчтәнәч сезнең проектларыгыз һәм кызыклы эшләрегез үрнәкләре булсын иде", - диде ул.

  • Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә. Форум кысаларында Бөтендөнья тарар яшьләре форумы рәисе сайланачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10