Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар халкының зур батыры иде: Казанда театр эшлеклесе Мәсгут Имашев белән хушлаштылар
Бүген татар җәмәгатьчелеге актер, композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Имашевны соңгы юлга озатты. Ул кичә, 13 май көнне, 95 яшендә вафат булды.
Мәсгут Имашев белән бүген Казанда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга туганнары, театр әһелләре, музыка белгечләре җыелган иде. Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин алып барды.
«Бүген бик кайгылы, хәсрәтле көнебез. Татар сәнгатенең, мәдәниятенең авыр көннәре. Арабыздан бик якты кеше, күпкырлы, сәләтле шәхес Мәсгут Имашев китеп барды. Мин аны бик яхшы белә идем, күп еллар бергә эшләдек. Аның тормыш юлы бик авыр һәм кызык. Ул бик сөйкемле булып «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булатны уйнады. Шул ук вакытта композитор буларак җырлар язды. Әлмәттә исә беренче директор булып музыка көллиятен ачып җибәрде, аны аякка бастырды, яшьләрне укытты һәм андагы шагыйрьләр белән берлектә алар бик матур җырлар яздылар. Соңрак, Казанга күчкәч, ул күп еллар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып хезмәт итте, берничә елдан исә Казан театр училищесын җитәкләде.
Аның кулы астыннан бик күп танылган җырчылар чыкты. Пенсия яшенә җиткәч тә театрга килә иде, спектакльләр карады, концертларга йөрде, бер дә ябылмады, өйдә генә утырмады, матур яшәп, тыныч кына 95 яшенә җитеп, китеп барды. Без аңа рәсми рәвештә түгел, ә гади генә «Мәсгут абый» дип эндәшә идек. Якты кеше иде, һәрвакыт ярдәмгә килә иде, минем хәтеремдә ул якты, хөрмәтле кеше булып истә калды», – дип хатирәләрен барлады ул журналистлар белән аралашканда.
Фото: © Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте
«Бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган кеше»
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин татар халкының җыр сәнгате зур югалту кичерүен билгеләп үтте.
«Мәсгут Имашев бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган кеше. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек җырлары татар халкы, татар милләте тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул уникаль кеше иде, бер яктан иҗат кешесе, икенче яктан укытучы һәм зур җитәкче. Ул татар театры өчен бик күп яңа шәхесләр, яңа мәдәният хезмәткәрләрен тәрбияләгән. Мәсгут Имашевның «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда әйткән сүзләрен китерәсем килә: «Яшисе килеп яшәргә кирәк. Бүтән сере юк. Нинди эш булса да, эшлисе килеп эшләргә кирәк». Аның әлеге сүзләре үзе өчен девиз һәм безнең өчен иҗатыбызда, тормышта чын үрнәк булып тора», – диде ул.
Фото: © Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте
«Театрны саклап калу өчен бар көчен куйды»
«Мәсгут абый шундый матур тормыш, хезмәт юлын үтте. Ул һәрбер кеше өчен үрнәк. Ул үзенең туган теленә, мәдәниятенә, туганнарына, туган ягына һәрвакыт тугры булды. Мәсгут абыйның хезмәтен аның укучылары дәвам итәр һәм без аны мәңгеләштерербез», – дип белдерде Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.
Мәсгут Имашев озак еллар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып хезмәт иткән. Әлеге эшкә ул театр тормышында авыр вакытта килә, ләкин илдәге вазгыятькә һәм башка проблемаларга карамастан, театр эшчәнлеге туктатылмый.
«Без чын күңелдән, бөтен барлыгы белән сәнгатькә бирелгән кеше белән хушлашабыз. Ул театрга бик авыр чорда килде һәм анда яшәде дип әйтсәк дә дөрес булыр. Үзе дә авырлыкларны җиңеп яшәде, театрны да һәрвакыт өскә тартты. Аның җилкәсенә нинди зур җаваплылык төшкәнен яхшы аңлыйбыз. Театрны саклап калу өчен бар көчен куйды, бик тырышты. Күптән түгел театрыбызның 150 еллыгына багышланган китап дөнья күрде, аның берничә бите әлеге бөек шәхескә багышланган. Ул үзеннән соң бары тик җылы, уңай истәлекләр генә калдырды. Бик ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кеше иде», – дип уртаклашты Татар дәүләт опера һәм балет театры урынбасары Юрий Ларионов.
Фото: © Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте
«Кайсы илгә барса да, татар халкын күркәм холыклы, тирән белемле милләт итеп күрсәтә белде»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Мәсгут Имашевның конгресс эшчәнлегендә актив катнашуын билгеләп үтте.
«Мәсгут абый татар халкының зур батыры иде. Кайсы илгә, төбәккә барса да, ул татар халкын күркәм холыклы, тирән белемле милләт итеп күрсәтә белде. Аллаһның иң зур бүләге күркәм холык диләр, Аллаһы Тәгалә Мәсгут абыйга бик күп күркәм сыйфатлар биргән, ул безнең өчен, киләчәк буыннар өчен һәрьяктан үрнәк кеше булды, аның кебек кешене искә төшерергә дә авыр. Мәсгут абый якташларын бик ярата иде, Пермь өлкәсендә узган һәрбер чарада диярлек катнаша иде. Үзара сөйләшкәндә дә якташлыкны бик зур дәрәҗәгә күтәрде, якташларына һәрвакыт ярдәм итте. Бөтендөнья татар конгрессы тормышында зур урын алып торды, күп тапкыр милләттәшләребез белән очрашып, безне үзенең җырлары белән сөендерде», – диде ул.
Фото: © Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте
«Аның педагогика өлкәсендәге хезмәтен бәяләп бетергесез»
Мәсгут Имашев 16 ел Казан театр училищесы директоры булган һәм әлеге уку йортында педагог булып хезмәт куйган. Күпләр өчен ул танылган композитор, актер гына түгел, укытучы да. «Ул шәхесләр тәрбияләде», – дип белдерде Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова.
«Педагоглар еш кына кешенең язмышын билгели, без моны барыбыз да бик яхшы беләбез. Минем өчен Мәсгут Габдрахман улы, иң беренче чиратта – күренекле педагог булган шәхес. Аның турында композитор, административ эшчәнлек белән шөгыльләнгән кеше дип тә әйттеләр. Бу дөрес – ул искиткеч музыкант, аранжировщик һәм вокалист, күренекле җитәкче иде. Аның педагогика өлкәсендәге хезмәте бәяләп бетергесез, чөнки һөнәри осталыкка һәм вокалга гына өйрәтмәде, шәхесләр тәрбияләде. Ә үз укучыларыңа карата мәхәббәт, ышаныч булмаганда, берни дә эшләп булмый. Минемчә, бу аның эшчәнлегенең бик мөһим ягы, ул кызыклы һәм вакыйгаларга бай тормыш юлы үтте. Без аны һәрвакыт искиткеч якты кеше итеп искә алырбыз. Ул ниндидер искиткеч көчкә ия булган кеше иде», – дип сөйләде ул.
Фото: © Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте
«Мәсгут абый туган ягыбыз белән горурланып яшәргә мөмкинлек бирде»
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Пермь крае Барда районы якташлары җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкерова Мәсгут Имашевның Барда татарлары өчен чын терәк булуын билгеләп үтте, ул әлеге төбәкне үстерү, таныту өчен күп көч куйганын искәртеп узды.
«Бүген халкыбызның бөек улы белән хушлашабыз. Мәсгут абыйның барлык гомере Татарстан һәм Пермь крае халкы өчен хезмәт итүгә багышланды. Ул үзенең хезмәте, үзенең тормышы белән безнең күңелләрдә туган ягыбызга мәхәббәт һәм тирән патриотизм тәрбияләде. Аның 95 яшьлек юбилеен Камал театры бинасында зурлап үткәргән идек. Бу халкыбызның һәм Татарстан Республикасының Мәсгут абыйга ихтирамы иде. Мәсгут абый безгә туган ягыбыз белән горурланып яшәргә мөмкинлек бирде. Бөек һәм шул ук вакытта гади була белде. Бүген Барда халкы аны гадәттәгечә яратып, авыр хәсрәт белән көтә. Мәсгут абый үзе яратып җырлый торган җырындагы шикелле: «Туган ягым каеннары калалар инде. Сагышларга, сагышларга салалар инде». Аны туган ягы каеннары соңгы юлга озата. Мәңгелек дан һәм рәхмәт белән хушлашабыз», – диде ул.
Мәрасим ахырында Элеонора Әбүбәкерова Мәсгут Имашевның гаиләсе соравы буенча, аның тормыш иптәше Фатыйма ханым, балалары һәм якыннары исеменнән хушлашу тантанасына килүчеләргә һәм оештыручыларга, Татарстан Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, хезмәттәшләренә, аның иҗатын яраткан, меңләгән тамашачыларына рәхмәт белдерде.
Мәсгут Имашев туган авылы – Барда районы Каен авылында җирләнәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Мәсгут Габдрахман улы Имашев – 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсенең Барда районы Каен авылында туа. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә укый. Студент елларында Татар академия театрында эшли. Соңыннан — Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры.
Драма театры спектакльләренә музыка яза: «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?» (Х.Вахит), «Зөлфия» (К.Әмиров) һ.б. Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал», Айдар — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Нәҗип — «Киек Каз Юлы», Мәүлә — «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев); Җидегән — «Янар чәчәк» (И.Юзеев); Ринат — «Кайда соң син?», Марс — «Рәхим итегез!» (X.Вахит) һ.б. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1984. РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре - 1999.
Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз