news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән олимпиада җиңүчесе Анжелика Павлова «Керәшен чибәре»ндә беренче урын алган

15 июль төнендә Мамадыш районы Җөри авылында узган «Питрау» бәйрәмендә «Керәшен чибәре-2023» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Татар теленнән олимпиада җиңүчесе Анжелика Павлова «Керәшен чибәре»ндә беренче урын алган
"Туганайлар" газетасы

2017, 2018 елларда татар теленнән республикакүләм һәм илкүләм олимпиадаларда җиңгән Анжелика Павлова «Керәшен чибәре-2023» бәйгесе җиңүчесе булды.

15 июль төнендә Мамадыш районы Җөри авылында узган «Питрау» бәйрәмендә «Керәшен чибәре-2023» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Беренче урынны нәсел чыгышы белән Теләче районы Субаш авылыннан булган Анжелика Павлова алды. Анжеликаның атасы Владислав Павлов «Татар-информ» хәбәрчесенә кызының татар теленнән олимпиадалар җиңүчесе булганын әйтте.

Анжелика Павлова

Фото: © «Туганайлар» газетасы

«Кызым бәйгегә ныклап әзерләнеп барды. Шулай да, 1нче урын ук буласын көтмәгән идек. Без шаккаттык, бик сөендек. Кызым кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып, безнең җырлап-биеп яшәгәнне күреп үсте. Без музыкаль гаилә. Минем әни «Нардуган» фольклор ансамбле җитәкчесе, әти – гармунчы. Бабай да гармунчы булган. Үзем дә гармунчы. Моң геннардан күчеп бара торгандыр инде», - диде Владислав Павлов.

Билгеле булганча, «Керәшен чибәре» бәйгесендә җыр-моңга булган сәләт кенә бәяләнми. Анда сөйкемлелек тә, чибәрлек тә, белем дәрәҗәсе дә, традицияләргә тугрылык та, эшкә уңганлык та сынала.

«Анжелика мәктәптә бик әйбәт укыды. 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлады. Ул күп тапкырлар татар теленнән Татарстан, Россия олимпиадаларында урыннар яулаган кыз. Без аның белән бик горурланабыз. Хәзер кызым Казан медицина көллиятендә укый, быел 1 курсны яхшы билгеләргә тәмамлады. Алга таба медицина университетына керәм, дип йөри», - диде җиңүче кызның атасы.

Владислав Павлов үзен Казанның янгын сүндерү бүлегендә өлкән инспектор булып эшләвен, Теләче районы Субаш авылында туып-үскәнен әйтте.

«Туганайлар» газетасы хәбәр иткәнчә, «Керәшен чибәре-2023» титулына ия булу өчен 18-28 яшьлек 10 кыз көч сынашкан. Алар: Анастасия Шумитова (Мамадыш), Вероника Степанова (Балык Бистәсе), Сюзанна Карликова (Чистай), Анастасия Якимова (Мамадыш), Лиана Самойлова (Тукай), Анжелика Павлова (Теләче), Тамара Минова (Яр Чаллы), Лилиана Макарова (Теләче), Светлана Иванова (Мамадыш) һәм Ксения Александрова (Менделеевск).

Беренче урынны Анжелика Павлова яулады. Икенче урында – Лиана Самойлова, өченчедә – Светлана Иванова.

Анастасия Шумитова Мамадыш районының «Керәшен чибәре» булып танылды.

Шулай ук, һәр кыз аерым номинацияләрдә дә җиңүче дип табылды:

Лилиана Макарова — «Онлайн Керәшен чибәре»;

Анжелика Павлова — «Иң сөйкемле»;

Анастасия Якимова — «Иң яхшы биюче»;

Анастасия Шумитова — «Иң җор телле»;

Лиана Самойлова — «Иң яхшы җыручы»;

Вероника Степанова — «Йолаларны яхшы белүче»;

Светлана Иванова — «Иң интеллектуаль»;

Тамара Минова — «Иң иҗади»;

Ксения Александрова – «Халыкчан костюм»;

Сюзанна Карликова — «Иң уңган кыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100