Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» жанры җиңүчеләре билгеле
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә җиңүчеләр билгеле.
I урын. Әлфис Гаязов (Туган якны өйрәнүче), «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. »
II урын. Зөлфәт Хәким (Аккол Бикләрбәк), «Серле тәңкә».
III урын. Зәбир Гыймаев (Зимагор), «Каторжан».
«Мин кыска исемлеккә кергән 7 романны укып чыктым. Мин куйган баллар ди нигездә жюри әгъзаларыныкы белән тәңгәл килде. Бу романнар «Казан утлары»нда да, аерым китап булып та басылып чыгачак. Алар кызарырлык түгел», диде жюри рәисе Ркаил Зәйдулла.
Ул 1 нче урын алган әсәрнең традицион роман кысаларында булуына басым ясады. «Төрле геройлар, төрле вакыйгалар... Роман – ул бик катлаулы жанр, ул - полифония. Бер линия буенча гына бармый. Төенләнештә генә бергә тоташырга мөмкин», дип аңлатып үтте Ркаил Зәйдулла.
«2 нче, 3 нче урын алган әсәрләр тарихка ретро күренешләр белән бәйләнеп бара. Борынгы тарихка да ишарәләр бар. Авторлар композиция корганда бер юнәлештә эшли икән», дип дәвам итте.
Ркаил Зәйдулла беренче өчлеккә эләкмәгән әсәрләр арасында да кызыклы гына әсәрләр булуын һәм аларның да матбугатта чыгару мөмкинлеген әйтте.
- Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк.
- Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз