news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык бәйге җиңүчеләре билгеле

Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык бәйге җиңүчеләре билгеле
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге әзер. Бүген жюри әгъзалары журналистларны да чакырып конвертларны ачты.

«Повесть»

  • I урын. Әлеге дә баягы. «Шом». Фирдүс Гыймалетдинов.
  • II урын. Сөнмән. «Әлләче, татар – малай!» Марат Әмирханов.
  • III урын. Исмәгыйль. «Әлиф-ләм-мим». Лилия Гыйбадуллина.

«Хикәя»

  • I урын. Кош канаты. «Куеныңда ни бар?» Айзирәк Акчура (Төркия).
  • II урын. Янгура. «Юлаучылар». Рәҗәп Бәдретдинов (Балтач).
  • III урын. Солдат. «Мин кайтырга тиеш». Наилә Харисова (Әгерҗе)

«Поэма яки шигырьләр шәлкеме»

  • I урын. Кобогыл. «Татар җөе» (дастан). Ләис Зөлкәрнай.
  • II урын. Сәгадәт. «Көзге җыр» (шәлкем). Гөлсәрия Басыйрова (Чаллы)
  • III урын. Уф-ф-ф. Шигырьләр шәлкеме. Мөнир Вафин (Башкортстан)

Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)

  • I урын. Таз малай. Шигырьләр шәлкеме. Рафис Корбан.
  • II урын. Карим. «Вакыт» (поэма). Айгөл Әхмәтгалиева.
  • III урын. Түбәтәй. Шигырьләр шәлкеме. Галимҗан Гыйльманов.

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты)

  • I урын. Хафиз. «Без андый малай түгел». Айгөл Әхмәтгалиева.
  • II урын. Миллионер. «Миллион». Марат Кәбиров.
  • III урын. Тимрәй. «Game of Khans». Лилия Гыйбадуллина.

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты)

  • I урын. Айбүләк. «Азаматка сүз әйтмәгез!..» Ләлә Гыймадиева.
  • II урын. Алмаз Гали. «Тормышка ашкан план». Гөләндәм Галиева (Түбән Кама)
  • III урын. Алмачуар. «Басма». Илсөяр Иксанова.

«Хикәя» (балалар әдәбияты)

  • I урын. Икс Ипсилон Зед. «Саташулы көннәр». Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан)
  • II урын. Хәят. «Бердәнбер данәдә». Лилия Фәттахова.
  • III урын. Каләм. «Батыр булу авыр». Галимҗан Гыйльманов.

«Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты)

  • III урын. Шуквәли «Зумерлар һәм бумерлар». Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан).

«Әдәби тәнкыйть, рецензия»

  • I урын. Әдәби гурман. «Бикләр ачылырга тиеш». Лилия Хөснетдинова.
  • II урын. Әче миләш. «Мин сызланам, син дә сызлан әле, укучым!» Фәүзия Галиуллина.
  • III урын. Чын шигырь. «Өч шигырь». Хәбир Ибраһим.

Жюри «Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендәге «Сине Каенсарда көтәбез» (псевдоним - Муста-Тунтури) повестенә кызыксындыру премиясе бирергә тәкъдим итте. Авторы – Гүзәл Шакирова.

Конкурс 10 номинациядә уздырыла. «Роман» номинациясе буенча җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр.

Бүгенге көндә конкурска барлыгы 1629 эш кабул ителде. Беренче тапкыр уздырылган конкурста барлыгы – 1470 эш иде.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100