news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен мәчетләр өйрәтә башлый

Казанның “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты”; Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзән мәчетләрендә татар теле курслары эшли башлый.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар телен җәмгыятьтә “модный” итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә Татарстан ислам дине лидеры Галиев мәчетендә журналистлар белән очрашты.

“Татар телен белмәгән татар үз асылын югалтачак, - ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.- Безнең илебездә дин дәүләттән аерылган, ә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тел буенча эшләүне дәвам итәчәк. Безнең позиция үзгәрешсез кала: татар телен өйрәнү мөһим!”

Иман йортларына тел өйрәнергә килүчеләр өчен мәчеткә керү-чыгу юллары һәм машина кую урыннары булу да истә тотылачак. Сабак бирүче мөгаллимнәрне сайлап алу, аларны туплау буенча эшләр алып барыла. Дәресләр атнага өч тапкыр оештырылачак, укыту программасы 3 айга исәпләнгән. Татарстанның ислам дине лидеры белдергәнчә, татар теле курсларын тәмамлаучыларга махсус сертификатлар тапшырылачак.

“Без –татарлар” курсы 2018 елда республиканың 10 мәчетендә оештырылачак: Казанда – “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты” мәчетләрендә, Татарстан районнарында – Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзәндә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең: “Татар теленә һөҗүм ясалды, икенче адым дингә кагылмасмы?”, - дигән соравына мөфти: “Динебезне Аллаһ саклый!”, дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100