Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар теле укытучысы: Ата-аналар туган телне өйрәнү өчен гариза язуга гаҗәпләнде
«Татар телен туган тел буларак сайлау беркемгә бернинди авырлык китермәде», - ди Венера Акашева.
Пермь крае Югары Сеп авылының уртак белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Акашева ата-аналарның туган телне өйрәнү өчен мәктәпкә гариза язуны бик гаҗәпсенеп кабул итүләрен әйтте.
«Атнасына бер — татар теле, бер әдәбият дәресе керә. Класстан тыш та чаралар алып барам. Барлык укучыларыбызның ата-аналары туган телне сайлады, каршы килүче булмады. Киресенчә, алар гариза язуга гаҗәпләнде. Татар телен туган тел буларак сайлау беркемгә бернинди авырлык китермәде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.
Аның әйтүенчә, Уинск районында тугыз татар авылы бар. «Дүрт татар авылында тугыз еллык мәктәп һәм балалар бакчасы бар. 67 процент — руслар, 37 процент — татарлар яши. Бер тапкыр да каршылыклар булганы булмады, дус-тату торабыз. Алар безне — без аларны аңлыйбыз. Гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне яраталар», — дип аңлатты ул.
«Безнең авылда татарлар гына яши. Мин эшчәнлегемдә заманча технологияләрне кулланырга тырышам. Мәсәлән, быел qp-кодлар белән эш итә башладык. Learningapps сервисын кулланам, анда интерактив биремнәр ясап була. Укучылар дәфтәрдә язып арыгач, 5-10 минут ноутбук, телефон белән эшләп алабыз. Аларның телефонны кулларыннан төшерәселәре килми бит, телефоннарны бөтенләй тыймыйбыз», — ди ул.
Венера Акашева Татарстаннан читтә татар булып калуда авырлыкны сизмәвен әйтте. «Әлбәттә, кыенлыклар булып ала. Мин эшли башлаганда дәреслекләр җитми иде, хәзер Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы даими ярдәм итеп тора. Әмма яңа чыккан авторларны, китапларны белмибез. Шуның өчен Казанга килеп, яңа китаплар белән дә танышабыз», — диде укытучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз