Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оренбургтан татар теле укытучысы: Класстан тыш чаралар балаларның туган телен баета
«Балалар тырышып шигырьләр ятлый, Оренбургтагы татар театры актерлары уздырган актерлык осталыгы түгәрәгенә йөри», — ди Ләлә Языкбаева.
Оренбург шәһәре 38нче гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Языкбаева фикеренчә, класстан тыш чаралар ярдәмендә укучының сөйләм телен баетып була.
«Мәктәптә эшләвемә 23 ел булды. Без балаларны татарча сөйләштерергә тырышабыз. Класстан тыш чаралар үткәрәбез, төрле бәйгеләрдә катнашабыз, проект эшләре эшлибез. Балалар тырышып шигырьләр ятлый, Оренбургтагы татар театры актерлары уздырган актерлык осталыгы түгәрәгенә йөри, шул рәвешле, телләрен баеталар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.
Аның әйтүенчә, 38нче мәктәп – Оренбургта бердәнбер татар мәктәбе. «Татар телен өйрәнүгә каршы торучылар юк. Безнең мәктәпкә килүчеләр татар телен өйрәнәчәкләрен белеп килә. Татар телен өйрәнергә теләмәүчеләр якын тирәдәге рус мәктәпләренә бара ала. Сайлау мөмкинлеге бар», — дип аңлатты укытучы.
«Татар мәктәбендә туган телне татар теле буларак сайлаучылар арасында татар, башкорт, казах, рус, үзбәк, таҗик, яһүд милләте кешеләре бар. Татар телен аңламаучыларга җиңелрәк бирем бирәбез. Телне өйрәнергә теләк уятам. Сабантуй, сөмбелә, нәүрүз кебек бәйрәмнәрне үткәргәннән соң, тагын да канатланып китәләр», — диде ул.
Ләлә Языкбаева Оренбургны күпмилләтле шәһәр булуын искәртте. «Катнаш гаиләләр күп. Катнаш гаиләдә туган балаларны безнең мәктәпкә күбесенчә әби-бабалары алып килә. Татар ата-аналары балаларына татарча белем бирергә омтыла. Гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне белсеннәр иде, дигән максат белән балаларын безгә бирәләр», — ди ул.
«Ирем белән бергәләп Оренбург җирлегендәге балалар өчен дәреслек төзедек. Ул беркайда да бастырылмаган. Дәреслек инглиз теле дәреслегенә нигезләнде, миңа инглиз телен укыткан ирем ярдәмгә килде. Нәтиҗәсен күрәбез. Ихтимал, киң кулланылышка да кереп китәр. Татар мәктәбе, татар театры гөрләп эшли бездә», — диде Ләлә ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз