news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучылары «Туган тел фест» фестивалендә үз укыту методикасын тәкъдим итте

Иң кызыклы проектларны аерым методик әсбап буларак нәшер итеп, балалар бакчаларына таратачаклар.

Татар теле укытучылары «Туган тел фест» фестивалендә үз укыту методикасын тәкъдим итте
Михаил Захаров

«Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында икенче «Туган тел фест 2022» республикакүләм фестивалендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар үз методикалары буенча остаханәләр уздырды.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова укытучылар һәм тәрбиячеләрне җыеп, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү остаханәсен күрсәтте. «Татар телен уйный-уйный өйрәнгән вакытта гына бала телнең кагыйдәләрен дә өйрәнергә тырыша, уенның кагыйдәсен белгән вакытта тел дә аңа сеңә», - дип аңлатты ул.

Яшел Үзән районы катнаш төрдәге №21 «Күгәрчен күзе» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гөлнара Баһавиева «Татарча сөйләшәбез» укыту методик комплекты нигезендә балаларны татар теленә өйрәткәндә «Мавыктыргыч ковробук» уен әсбабын куллану турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, балалар бакчасындагы рус телле балалар татар теле дәресләренә бик теләп йөри. «Безнең бакчада мавыктыргыч ковробук уен әсбаплары киң кулланыла. «Мавыктыргыч ковробук» балалар белән үстерелешле уеннар, дидактик уеннар, уен-ситуацияләре, сюжетлы-рольле һәм бармак уеннары оештыру өчен кызыклы, мавыктыргыч, уңайлы әсбап. Әлеге уен әсбабы 4-7 яшьтәге балаларда татар теле белән кызыксынуны арттыру, пассив балаларны мавыктыру максатыннан чыгып ясалды», - диде ул.

Казанның Совет районы «177нче балалар бакчасы»ның татар теле тәрбиячесе Зилия Галимуллина нейропсихологик келәм уйлап тапкан. «Бу келәмдә уйнау аз вакыт эчендә баланың телгә карата кызыксынуын уята. Икенче төрле әйткәндә, келәмдә бала ребус чишә, төрле хәрәкәтләр ясый, әйтергә, аңлатырга тырыша. Монда аның игътибарлыгы, фикер сөреше, ишетеп кабул итү сәләте дә үсеш кичерә. Келәмдә уйнаган вакытта баланың белем дәрәҗәсе ачык күренә», - ди ул.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, балалар бакчаларында милли телдә мохит булдыру, милли тәрбия бирү өлкәсендә баланың эшчәнлеген көчәйтергә кирәк.

«Татар балалары өчен бакчада мохитне, телне саклау белән бергә эзлекле чылбырда алып барырга кирәк. Бәйге, грантлар белән туган тел, рухи ихтыяҗга булган бушлыкны тутырырга тырыштык. Әмма ул тамырдан чара күрү түгел. Аның өчен гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм республика тормышында милли мохитнең булуы кирәк. Җитәкчелекнең татар җанлы булуы, аларның татар теленең киләчәгенә җаваплы каравы да мөһим», - диде ул.

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насырова «Туган тел фест 2022» фестивалендә Татарстанның Яшел Үзән, Яр Чаллы, Арча, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән 120гә якын укытучы, тәрбияче спикер буларак остаханә уздыруын әйтте. Күргәзмәдә татар телендә язылган китаплар тәкъдим ителде, чарада аларның авторлары да катнашты.

«Төп максатыбыз – татар теле дәресләренең сыйфатын үстерү, балаларга татар теленә мәхәббәт уяту, методика, технологияләр белән уртаклашу. Иң кызыклы проектларны туплап, аерым методик әсбап нәшер итәчәкбез һәм аны республиканың барлык татар балалар бакчаларына өләшәчәкбез. Тәрбиячеләр, укытучылар методик әсбапны укып, үзләренең программаларына кертерләр дигән өметтә калабыз», - диде директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100