news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучылары телне өйрәткәндә дәрестән тыш чаралар үткәрү ярдәм итүен әйтте

Елның иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе финалистлары балалар белән газета һәм радиотапшырулар чыгарырга, фольклор белән шөгыльләнергә киңәш итә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Елның иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучылары бәйгесе финалистлары татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен балалар белән дәрестән тыш та эшләргә киңәш итте.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр белән очрашу бүген Казанда узды. Укытучыларның дәрестән тыш эш алымнары белән КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина кызыксынды.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова укучыларны журналистикага җәлеп итү өчен гимназиядә һәр ай саен татарча стена газетасы чыгарулары турында сөйләде. «Үзебезнең редакциябезне булдырдык. Укучыларның һәрберсенең үз вазифасы бар», — диде ул.

Башкортстаннан Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Галия Корбанова балалар белән атнага бер тапкыр радиотапшыру әзерләүләрен әйтте. «Һәр көн укучылар дәрестән соң тапшыруга материаллар әзерли. Алар аны темаларны кызыксынып өйрәнә, мәгълүмат туплый», — диде ул.

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбеннән Бәнисә Ниязова татар фольклоры түгәрәген оештырган. «Шунда балалар белән гореф-гадәтләрне сәхнәләштереп өйрәнәбез», — диде укытучы. «Минем янга татарча бер сүз белмәгән татар балалары да килә. Әти-әниләре өйрәтергә тиеш булган беренче сүзләрне мин дәрестә өйрәтәм. Балалар туган телләрен белергә тиеш. Туган тел онытылса, милләт тә бетә дигән сүз», — ди ул.

  • Укытучылар белән очрашу Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә үтте. Бүген Ленин исемендәге мәдәният йортында бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100