news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Беренче урынга Башкортстаннан Галия Корбанова һәм Актаныштан Чулпан Шәрипова лаек булды.

Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә Россия төбәкләреннан Башкортстанның Нефтекама шәһәре 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова, Татарстаннан — Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова җиңде.

Бәйгенең финал этабына Татарстан һәм Россиядән алты туган тел һәм әдәбият укытучысы узган иде. Җиңүчеләрне бүген Казанда игълан иттеләр.

Икенче урынны Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбеннән Бәнисә Ниязова һәм Казанның 2нче лицее укытучысы Рамил Ибатуллин алды.

Өченче урынга Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе укытучысы Галия Кутерова һәм Казанның 33нче мәктәбе укытучысы Гөлия Мисалова лаек булды.

«Мәктәптә иҗат итәргә яратучы балалар күп. Дәрестә өй эше биргәндә укучыга сайлау мөмкинлеген бирергә тырышам. Иҗат, тормыш белән бәйле мисаллар сайларга тырышам, чөнки әдәбият та, татар теле дә чын тормыш моделе», — диде бәйгедә җиңүче Чулпан Шәрипова үзенең эш тәҗрибәсе турында.

Шулай ук җиңүче Галия Корбанова сүзләренчә, укытучы һәрвакыт үз урынын белеп, әйткән сүзен чамалап сөйләргә, белем бирү алымнарын камилләштерү өчен эзләнүдә булырга тиеш. «Без — ана теле укытучылары. Тел дигән сүз янында ана дигән сүз бар, без һәрвакыт шул дәрәҗәне тота белергә тиеш», — диде Галия ханым.

Укытучыларны Казанның Халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин котлады. «Укытучылар каршында без һәрвакыт дулкынланабыз. Татар теленең өч сакчысы бар: мактәп, гаилә һәм мохит. Бөтен ышаныч аларда», — диде ул.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелә. Бәйгедә Татарстан һәм Россиядән татар теле укытучылары катнаша. Россия төбәкләре өчен конкурс читтән торып, Татарстан укытучылары өчен зоналарга бүлеп уздырыла. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100